Нигер
Нигер яки Ниҗер (фр. Niger [niˈʒɛʁ]), рәсми атамасы - Нигер Җөмһүрияте - Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Ил аша ага торган Нигер елгасы буенча аталган. Нигер тамайек телендә "Бөек елга" дигән сүз.
Гомуми мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Географик урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нигер Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Төньякта Алжир һәм Ливия белән, көнчыгышта Чад белән, көньякта Нигерия һәм Бенин белән, көнбатышта Буркина-Фасо һәм Мали белән чиктәш.
Мәйданы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нигер территориясе 1 186 408 кв. км били.
Төп шәһәрләр, административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нигерның башкаласы - Ниамей. Иң эре шәһәрләр: Ниамей (400 мең кеше), Зиндер (121 мең кеше), Маради (113 мең кеше), Таһва (52 мең кеше), Агадес (50 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 7 департамент.
Дәүләт төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нигер - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент. Кануннар чыгару органы - парламент.
Табигате
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рельеф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нигерның күпчелек өлеше Сахарада урнашкан; өслек - плато (биеклек 200-500 м), 2022 м га кадәр калдык массивлары белән (Идукальн-Тагес тавы).
Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илнең җирләре эчендә уран һәм тимер рудалары, күмер, аккургаш, фосфатлар запаслары бар.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илнең климаты эссе һәм территориянең күпчелек өлешендә коры. Көньякта гына елына 820 мм явым-төшем була - яңгырлар фасылы июньнән октябрьгә кадәр дәвам итә. Ниамейда уртача ел температурасы +29,5°С.
Эчке сулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иң төп елга - Нигер
Туфраклар һәм үсемлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төньякта үсемлекләр юк диярлек, аның каравы көньякта саванналар бар.
Хайваннар дөньясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фауна вәкилләре арасында - арслан, зәрәфә, фил, антилопа, буйвол.
Халкы һәм теле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илнең халкы - 9,672 млн кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 8 кеше, әмма халыкның 90%-ы көньяк зонада яши. Этник төркемнәр: һауса - 56%, джерма - 22%, фулани (фульбе) - 8,5%, туареглар - 8%. Телләр - француз теле (дәүләт теле), һауса, фулани, тамайек, джерма.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сөнни мөселманнар - 80 %, мәҗүсиләр - 14 %, христианнар - 1 % булган.
Ил халкының (24,1 млн кеше, 2020 елга) 99,3 % ы – мөселманнар [41]. (абсолют күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнни мөселманнары, 7 % ы ― шигыйлар, 6 % ы ― әхмәдияләр), 0,3 % ы ― христианнар (католиклар), калганнары ― җирле диннәргә ышанучылар, дингә ышанмаучылар.
Нигер Бишенче республика Конституциясендә беркетелгән дөньяви дәүләт статусын саклап кала. Нигер дөньяви дәүләт булса да, ил хөкүмәте ислам диненең ил халкының абсолют күпчелеге өчен зур әһәмияткә ия булуын аңлап эш итә.
Кыскача тарихи тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урта гасырларда Нигер Төньяк Африкадан Мали һәм Сонгай империяләренә төп кәрван юлында булган. Һауса дәүләтләре Нигерның хәзерге территориясенең көньягында X дан алып XIX гасырга кадәр өстенлектә булган. Сонгай империясе территориянең көнбатышында бер мең ел буена диярлек төп көч булган, ә көнчыгышта - Канем-Борну империясе. Регионга зиярәт кылган беренче европалы булып 1795 һәм 1805 елларда шотландияле эзләнүче Мунго Парк һәм 1850 елда немец эзләнүчеләре Генрих Барт һәм Эдуард Фогель булган. Франция Нигер территориясен 1890 елда басып алган. 1922 елда Нигер автономия статусына, ә 1946 елда - диңгез арты территориясе статусына ия булган. 1960 елның 3 августында ил бәйсезлек алган.
Хәрби түнтәрелеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2023 елның 26 июлендә Президент гвардиясе сәргаскәре генерал Тчиани[d] җитәкчелегендә Нигер хәрбиләре Президент Мөхәммәт Базумны[d] «үз бурычларын начар үтәгәне өчен» бәреп төшерә. БМОның Иминлек шурасы Нигерда хәрби түнтәрелешне кискен хөкем итеп чыккан һәм ил президенты Мөхәммәт Базумны кичекмәстән иреккә җибәрүне таләп иткән.[42] Хәрби түңтәрелеш нәтиҗәсендә Нигерда хакимиятне хәрби хунта (Ватанны саклау буенча Милли совет) үз кулына алган.[43]
Дәүләт гимны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Биредә Нигерның яңа, 2023 елның июлендә кабул ителгән дәүләт гимны тексты һәм көе. Ул Pour l'Honneur de la Patrie (Ватан хөрмәтенә) дип атала. Моңа кадәр 1961 елда француз колониячеләре иҗат итеп калдырган һәм гадәти аурупача калыптагы гимн гамәлдә иде. Ләкин, 2023 елның июнендә булган дәүләт түнтәрешеннән соң, үзен “Ватанны коткаручылар” дип атаган хунта эшен шул "колонизаторлар символикасын" юк итүдән башлады. Чынбарлыкта исә бу түнтәреш инглиз телле "бөек мәмләкәтләр"нең, биредә бернинди җитди мәнфәгате күренмәгән Мәскәү кулын да эшкә җигеп, төп байлыгы уран рудасы булган илдән Францияне кысрыклап чыгарырга маташуы булды. Шул ук күренеш -- янәшәдәге Буркина-Фасо һәм Мали илләрендә дә күзәтелә. Яңа гимн Африка халыклары өчен гадәти көйгә корылган, аны шартлы рәвештә “дини булмаган көйле нәшид” дип атарга мөмкин. Француз телендә язылган һәм җирле һауса теленә тәрҗемә ителгән гимнның вокал башкарылуын Youtube'ның "L'Honneur de la Patrie" - The Anthem of the Republic of Niger сәхифәсендә тыңларга мөмкин (сылтамасы текст астында).
Французча текст | Һауса телендәге текст | Татарчасы (җырланучан) | |||
Des rives du Niger aux confins du Ténéré
Frères et sœurs nous sommes Enfants d’une même Patrie le Niger Nourris de la sève des mêmes idéaux Pour un Niger de paix libre fort et uni Pour un Niger prospère le Pays de nos rêves Pour l’honneur de la Patrie Incarnons la vaillance et la persévérance Et toutes les vertus de nos dignes aïeux Guerriers intrépides déterminés et fiers Défendons la patrie au prix de notre sang Faisons du Niger symbole de dignité Emblème et flambeau de l’Afrique qui avance Pour ces nobles idéaux debout et en avant En avant pour le travail en avant pour le combat Nous demeurons debout Portant haut le drapeau de notre cher Pays Dans le ciel d’Afrique et dans tout l’Univers Pour construire ensemble Un monde de justice de paix et de progrès Et pour faire du Niger la fierté de l’Afrique. |
Daga Bankunan Nijar zuwa kan iyakokin Ténéré
Yan'uwa mune 'Ya'yan kasar uba daya Nijar Rarraba da ruwan 'ya'yan itace iri ɗaya Domin kasar Nijar mai karfi da hadin kai mai zaman lafiya Ga kasar Nijar mai albarka kasar burinmu Don darajar Uban Haɗa ƙarfin hali da juriya Da dukkan kyawawan halaye na magabata na kwarai Jarumai marasa tsoro sun ƙudura da girman kai Kare kasar nan akan kudin jininmu Mu sanya Nijar ta zama alamar mutunci Tambari da fitilar ciyar da Afirka gaba Don waɗannan maɗaukakin maɗaukaki tsaya ku tafi Gaba don aikin gaba don yaƙin Mun tsaya a tsaye Dauke tutar kasarmu mai daraja A cikin sararin samaniyar Afirka da ko'ina cikin Duniya Don gina tare Duniyar adalci, zaman lafiya da ci gaba Da kuma sanya Nijar ta zama abin alfaharin Afirka. |
Нигер ярларыннан Тенерега кадәр
Без туганнар, кардәшләр, Бер үк Ватан — Нигер балалары, Уртак барчабыз идеаллары. Булсын бердәм, тыныч, куәтле, ирекле, Чәчәк атсын Нигер, хыялыбыз иле. Ватан даны иңендә Гәүдәләнсен илдә батырлык, сабырлык, Лаеклы бабалар мирасы — тырышлык. Куркусыз, тәвәккәл һәм горур яугирләр, Аямый һич үзен, илне имин итәр, Булыр Нигерыбыз мәртәбә үрнәге, Африка омтылышларының терәге. Бу күркәм идеаллар — барчабыз теләге. Алга — тырыш хезмәткә, алга — кыю көрәшкә Бердәм күтәреләбез. Җилфердәсен байрак мәһабәт бу илдә, Африка күгендә, дөнья киңлегендә. Бергәләп үстерәбез Гаделлек, тынычлык, алгарыш орлыгын — Булсын диеп Нигер кыйтга горурлыгы. |
Хор башкаруында:
[[1]]
Кыскача икътисади тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нигер - үсеп килүче, төп икътисадый чыганагы уран чыгару сәнәгате белән авыл хуҗалыгы булган ил. Арахис, шикәр камышы, мамык, тары, сорго, маниок үстерәләр. Күчмә көтүләрдә йөреп, хайваннар үстерелә. Нигер елгасында балыкчылык белән шөгыльләнәләр. Уран рудасы, касситерит чыгарыла. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү буенча предприятиелар эшләп килә. Кәсепчелек тә бар. Илнең экспорты уран концентратларына, тере мал-туарга һәм хайванчылык продуктларына, арахис һәм яшелчә сатуга нигезләнгән. Акча берәмлеге - КФА франкы.
Кыскача мәдәният тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәдәният һәм архитектура
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ниамей Милли музей.АгадесСонгай чорының балчык мәчете.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://esadir.cat/Toponims/Toponims_del_mon/Africa/Niger
- ↑ The National Terminology Database for Irish — 2006.
- ↑ https://www.workwithdata.com/place/niger
- ↑ https://books.google.com.gh/books?id=GFFjEMjKrWkC&printsec=frontcover&dq=niger&hl=en&sa=X&redir_esc=y#v=onepage&q=niger&f=false
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
- ↑ 8,00 8,01 8,02 8,03 8,04 8,05 8,06 8,07 8,08 8,09 8,10 8,11 8,12 https://rulers.org/ruln2.html#niger
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Africa/NIGER
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/niger
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=218
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/niger
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 23,00 23,01 23,02 23,03 23,04 23,05 23,06 23,07 23,08 23,09 23,10 23,11 23,12 23,13 23,14 23,15 23,16 23,17 23,18 23,19 23,20 23,21 23,22 23,23 (unspecified title) — база данных Всемирного банка.
- ↑ 24,0 24,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr
- ↑ 29,0 29,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ 30,0 30,1 30,2 30,3 30,4 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ Central Intelligence Agency The World Factbook — Washington, D.C.: Central Intelligence Agency, U.S. Government Printing Office, 1981. — ISSN 0277-1527; 1553-8133
- ↑ Distribution of the four schools of Islamic jurisprudence // Islamic Jurisprudence & Law — Университет Северной Каролины, 2009.
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2020 Democracy Index
- ↑ 37,00 37,01 37,02 37,03 37,04 37,05 37,06 37,07 37,08 37,09 37,10 37,11 37,12 37,13 37,14 37,15 https://www.bti-project.org
- ↑ 38,0 38,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/NER
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=NER
- ↑ 40,0 40,1 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
- ↑ Institut national de la statistique (November 2015). Recensement général de la population et de l'habitat 2012.
- ↑ Совбез ООН призвал немедленно освободить президента Нигера Базума. РИА Новости, 29.07.2023(рус.)
- ↑ Лидера Национального совета по защите отечества объявили главой Нигера РИА Новости, 28.07.2023
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О.Родин, Т.М. Пименова.