Мишә (Чулман кушылдыгы)
География | |
---|---|
АТБ | Татарстан |
Ил | Россия |
Координатлар | 56°1'18.5"тн, 50°48'24.5"кнч, 55°27'42.1"тн, 49°21'29.2"кнч |
РДСР | 11010000312112100004194 |
Нинди сулыкка коя | Куйбышев сусаклагычы |
Бассейн мәйданы | 4180 км² |
Озынлык | 204 километр |
Су чыгымы | 17,4 м³/с |
Мишә — Россия территориясеннән ага торган елга. Татарстан[1] биләмәләрендә ага. Елганың тамагы Куйбышев (Чулман култыгы) сусаклагычының уң ярыннан 11 км ераклыкта урнашкан. Елга озынлыгы 204 км. Төп кушылдыклaры: Кaзкaш, Кече Мишә, Тәмтeбaш, Нырcы, Нормa, Солa елгaлaры. Мaкcимaль cу чыгымы күләме 1400 м³/c (1979). Ял итү зонacы. Тaтaрcтaнның тaбигать иcтәлeгe (1978).
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Елга Кукмара районының Шепшенар авылыннан 2 км төньякта башлана. Күп санлы кушылдык үзәннәре, коры үзәннәр һәм чокырлар белән бүленгән калкулы тигезлек буенча ага. Елга тамагы өлешендә җир киселгән һәм бераз сазланган.
Лаеш районының Карадул авылы янында Камага коя.
Елганың киңлеге 30 м дан, биеклектә 3-4 км га кадәр сузылган, елганың үзәне трапецеидаль. Елганың үзәне бормалы. Елганың ярлары 2-10 м биеклектән алып 10 м биеклеккә кадәр, текә, ташу вакытында бик нык юыла. Елгага 45 кушылдык коя.
Питрәч авылы янында елга буенда ясалма бусага бар.
Питрәч авылы аша күпердән 2,6 км аска таба, аңа Сөлә елгасы кушылган җирдә, иртә металл чорының күп катлы такталыш урнашкан.
Елга Кукмара, Саба, Теләче, Питрәч, Лаеш районнары территориясе буенча ага.
Питрәчтән түбәнрәк елга Казанның шәһәр яны зонасы буйлап ага.
Бассейндагы иң зур торак пунктлар (8 меңнән артык кеше): Питрәч авылы, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы.
Гидрологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Елга уртача су куләмле. Елганың тукланышы катнаш, күбесенчә кар (70 %). Ел эчендә бүленеш тигез түгел. Еллык катлам 162 мм, шуның 113 се язгы ташу чорына туры килә. Арасы тотрыклы 5,3 м3/сек Кама Тамагы. Җир асты туклану модульләре км2 сек. 1,0-3,0 л/сек. Суның уртача чыгымы-17,4 м3/с. СУ гидрокарбонат-сульфат-кальций лы, Нурма кушылдыгында — сульфат-гидрокарбонат-кальций лы, язын-1,5-3,0 ммоль/л катылыгы, 6,0-9,0 ммоль/л. 200-300 мг/лдан язын, 700-1000 мг/л га кадәр минеральләштерү. Тоныклык 998 г/м3.
Су реестры мәгълүматы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Түбән Идел су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Чулман тамагынан Кама Тамагы бистәсенә чаклы Куйбышев сусаклагычының Чулман участогы, Шишмә һәм Идел елгаларын кертмичә. Кече елга бассейны — бассейны юк, елга бассейны — Идел, Куйбышев сусаклагычы башыннан Каспий диңгезенә койганчы.[2]
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]
- Дәүләт су реестрында су объектының коды — 11010000312112100004194
- Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100419
- Бассейн коды — 11.01.00.003
- ГӨ буенча саны — 12
- ГӨ буенча чыгарылышы — 1
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры».
- ↑ 2,0 2,1 РФ су реестры мәгълүматлары: Мишә.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты 2015 елның 26 май көнендә архивланган.
- Мёша, река // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Бу — гидрология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |